Якты Күлдә мәдәният йорты ачылды
Мәдәният йортының мәйданы – 150 кв.м, анда 50 урынлык концерт залы, китапханә бүлмәсе урнашкан
(Азнакай, 20 сентябрь, “Маяк”, Резеда ШӘРИПОВА) Бүген Якты Күл авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Азнакайлыларның шатлыгын Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин һәм республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов та уртаклашты.
Тантаналы чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә утыздан артык республика программасының тормышка ашырылуын, алар нигезендә шәһәрдә, Актүбә бистәсендә, авылларда халык өчен мөһим бик күп социаль объектлар калкуын билгеләп үтте һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Экзам Гобәйдуллин азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя биреп, соңгы елларда районның зур үзгәрешләр кичерүен әйтте.
– Бүген хакимиятнең төп бурычы – халыкның тормыш шартларын яхшырту. Республикада бу юнәлештә күп нәрсә эшләнә, авылларның йөзе үзгәрә. Якты Күл – моның ачык мисалы, – диде.
Котлауларга Гали Габдрахманов та кушылып, Якты Күлнең мәдәният йорты – республикада әлеге программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле төзелгән 255 нче бина икәнен әйтеп узды һәм ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән Сертификат бүләк итте.
Якты Күл – районда бердәнбер чуваш авылы. Былтыр 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул чакта район башлыгы биредә мәдәният йорты салынчагын хәбәр иткән иде. Менә ул шатлыклы көн килеп җитте.
– Монда 70 тән артык кеше яши, 50 ләп хуҗалык исәпләнә. Җәйләрен, бәйрәмнәрдә күпләр шәһәрләрдән туган нигезләренә кайта. Якты Күлләр бик тату, бердәм халык, милли бәйрәмнәрне һәрчак матур итеп билгеләп узалар. Алар мәдәният учагы хакында күптән хыялланалар иде. Хәзер кемнеңдер өендә түгел, заманча, матур бинада җыелачаклар, – ди Үчәлле авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Төхбәтуллина.
Мәдәният йорты территориясен төзекләндерүдә пердприятиеләр, авыл халкы, җирле эшмәкәрләр дә ярдәм күрсәткән.
Тантаналы чарада аларга хакимияттән бүләкләр һәм клубка 70 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Мәдәният йортының мәйданы – 150 кв.м, анда 50 урынлык концерт залы, китапханә бүлмәсе урнашкан. Май аенда нигез салына башлап, «ГрандСтрой» җәмгыяте бинаны сентябрьгә өлгерткән дә.
Беренчеләрдән булып биредә Әлмәт районы Суркино авылы һәм шәһәр-район Мәдәният йорты үзешчәннәре сәхнә тотты, авыл халкын үзләренең җыр-моңнары белән куандырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев