Азнакайда яшәп иҗат итүче Рамилә Рәис кызы Рәкыйпова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза.
Рәмилә матур-матур шигырьләр дә яза. Аны юбилее белән котлыйбыз, шигырьләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
Рәмилә Рәкыйпова1965 елның 30 июлендә Азнакай районы Татшуган авылында дөньяга килә. 38 ел “Связьтранснефть" җәмгыятендә электромеханик булып эшли. Хезмәте буенча "технарь" булса да, табигатьне, матур әдәбиятны ярата.
2024 елда аның "Тормыш фәлсәфәсе", 2025 елда "Шигъри тәлгәш өзә күңелем" һәм"Истәлек дәфтәре" дигән шигъри җыентыклары нәшер ителә.
Серле күңел...
Читтән карап торсаң, кырыс үзем...
Беләм, шулай кирәк тормышта...
Ә күңелдә минем елак бер кыз
Чәч туздырып чаба болында.
Кыргыйлык бар... Иркен болыннарны,
Урманнарны һаман яратам,
Зәңгәр һавадагы ак болытны
Ап -ак аргамакка ошатам.
Китәр идем шул аргамак белән,
Яшьлек илләренә юл булса,
Искән җилнең иңнәренә басып
Очар идем, әгәр, әйдәсә.
Нинди матур иде безнең яшьлек...
Нинди матур иде тирә-юнь...
Урмандагы зифа каеннардан
Ага иде кебек якты моң...
Ул чишмәләр... Челтер-челтер аккан
Ташелганың көмеш сулары...
Кеше кебек, әллә, табигатьнең
Була микән яшьлек еллары...
Зәңгәр күкнең кочагында эреп,
Юкка чыккан ап-ак болыттай,
Тормыш дулкынында кайный -кайный
Төсен җуя урман-болыннар.
Бар да үтә, бар да артта кала,
Үзгәрештә икән бар дөнья...
Күңел генә һаман яшь колындай
Ял туздырып чаба болында...
...Гомер үткән саен, каерылып,
Нигә артка карый соң кеше...
Яшьлегенә, әгәр, кайта алса,
Яшәр иде мени башкача...
Яшьлек – ялкын... Дөрләп кабына да,
Ялкынланып яна, тиз сүнә,
Таулар күчерердәй була да соң...
Ә тау һаман үз урынында.
Урта гомер – алтын урталык,
Артык хыялланмый үтә ул...
Яшьлек белән картлык арасында
Алтын күпер булып ята ул.
"Олыгайгач артык күп кирәкми,
Сихәт булсын аяк-кулларың",–
Дөрес фикер... Тик күңелем генә
Көн дә урый яшьлек елларын.
Нет комментариев