Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сәпәй авылы балалары китапны табигатьтә укыйлар

“Миңа әни, күзең бетә диеп, ятып китап укымаска куша иде. Хәзер мин балам баш-аяк торып укыса да риза булыр идем”, – дип язган уены-чыны белән берәү.

Чыннан да,  бүгенге заман баласы гаджетларга чумган. Анда  әдәби әсәрләр укысалар бер сүз дә әйтмәс идең, юк бит, күбесе бер файдасыз уенда утыра.

Аларда ничек китап белән кызыксыну уятырга? Китапханәчеләр  төрле алымнар кулланып карый. Әле менә Сәпәй авылында клуб яны лагерена йөрүче балалар белән табигатьтә китап уку оештырганнар.

“Балаларга юнәлеш кенә бирергә кирәк дип уйлыйм. Бер китап дөньясына кереп чумсалар, аерып алып булмый. Укыган әсәрләр буенча үзара фикер алышабыз, балалар геройлар урынына үзләрен куеп карыйлар, бик мавыктыргыч”, – ди китапхнәче Регина Сәетмөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев