Милли диаспора балалары Яңа елны бәйрәм итте
МӘДӘНИЯТ

Милли диаспора балалары Яңа елны бәйрәм итте

Мәдәни үзәктә Халыклар дуслыгы йортының милли диаспоралары балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды.

Алар әти-әниләре белән башта “Питер Пэн һәм югалган бәйрәм” дигән тамаша карадылар. Аннан әкият геройлары белән уеннарда күңел ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызы аларга бүләкләр дә тартты.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры


Нет комментариев