“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең Баулыда узган зона турында азнакайлылар уңышлы чыгыш ясадылар.
Азнакай балалар сәнгате мәктәбеннән Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Бәхет” вокаль ансамбле – беренче, Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокаль ансамбле, Лилия Талипова җитәкчелегендәге “Лилия” бию коллективы, “Вокал-соло” номинациясендә Чулпан Шаһиева икенче урынга лаек булды. Конферанслар арасында Мәдәният йортында Альбина Берсеневада шөгыльләнүче Ралина Фасахова, Рания Мөбарәкшина, Нариман Кадыйров та үз номинацияләрендә икенче урынны алдылар.
Нет комментариев