Азнакайлылар ретро-кичәдә ут уйнатты [+фото]
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар ретро-кичәдә ут уйнатты [+фото]

8 Март бәйрәме алдыннан “Калинушка” халык ансамбле Мәдәнит йортына шәһәребез халкын ретро-кичәгә җыйды.

Артистлар хор белән дә, аерым да 60-80 нче еллар җырларын башкардылар. Кичәне “Ялкын” һәм “Ләззәт” коллективлары биюләре белән тагын да җанландырдылар.

Дәртле көйләр һәм җырлар тамашачыларны да урыннарыннан торгызды, аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдап бии башлады.

Ә инде дискотекада бар да яшьлекләренә кайтып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

– “Калинушка” кызлары беренче тапкыр гына оештырмый мондый чараны. Бик күңелле булды, рәхмәт аларга. Тагын да шулай очрашырга язсын, – диде тамашачылар исеменнән Әминә Хәкимова.


Нет комментариев