Азнакайда Студентлар көнен билгеләп үттеләр
Студентлар көне уңаеннан 23 гыйнварда Мәдәният йортында күңелле чара узды.
Анда политехник техникум студентлары, югары уку йортларында белем алган азнакайлылар катнашты. Алар яшьлек елларын искә алып, бәйгеләрдә катнаштылар, дискотекада биеделәр.
Кичәне Айнур Сәлимов, Владислав Бакин, Луиза Шәфыйгуллина җырлары белән бизәделәр, Илнур Нәгыймов күңелле итеп алып барды.
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Луиза Шәфыйгуллина, Мәдәният йортының художество җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев