Бүген Азнакайдан 44 укучы Казанда Президент чыршысында катнашты.
Алар арасында районыбызның сәләтле, актив балалары - уку алдынгылары булган, төрле фән олимпиадаларында җиңү яулаган, сәнгать, спорт бәйгеләрендә һәм конкурсларда уңыш казанган укучылар бар. Әлеге мәртәбәле чара, гадәттәгечә, быел да "Татнефть Арена"да үтте. Билгеле артистлар катнашында барган ике сәгатьлек тамашада һәркем рәхәтләнеп ял итеп, онытылмаслык тәэсирләр алды.
Санитар-эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, быел Яңа ел чыршысы өч тапкыр уздырылды.
Нет комментариев