Азнакай районы авыллары мәдәният йортлары арасында "Халык җәүһәрләре" дигән бәйге бара.
Эпидемиологик хәл сәбәпле, быел ул онлайн үткәрелә.
"Бу бәйге халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын яңартуга юнәлдерелгән" - ди шәһәр-район Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.
Авыл мәдәният йорты иҗат коллективлары видеоязмаларын социаль челтәрләргә урнаштыралар. Бәйгедә Мәндәй үзешчәннәре дә үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
Нет комментариев