Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәттә узган Ф.Яруллин исемендәге республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар.
“Яшь вокалчы” номинациясендә Гәрәев Булат I дәрәҗә лауреат (укытучысы Фирдәүс Әхмәтгалиева, концертмейстер Лира Галиева), Нуриев Әмирхан – II дәрәҗә лауреат, Хуҗина Алия – I дәрәҗә дипломант (укытучылары Наилә Шәрифуллина, концертмейстер Алия Солтанова), Җәмилова Азалия – II дәрәҗә лауреат, Мифтахова Рамина һәм Шаһиева Гүзәл – III дәрәҗә лауреат, Баянова Солтания – I дәрәҗә дипломант, Кәримова Мәрьям һәм Шакирова Эмилия - II дәрәҗә дипломант (укытучылары Резидә Шәфыйгуллина, концертмейстер Ильмира Мостафина) булдылар.
Нет комментариев