Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү артлы җиңү яулыйлар
МӘДӘНИЯТ

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү артлы җиңү яулыйлар

Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендге “Урсал тауда” фествиаль-конкурсында “Фортепиано” номинациясендә дә Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.

Фортепиано дуэты (укытучылары Венера Гыйләҗева, Марианна Муллина) һәм Тимирова Эллария (укытучысы Марианна Муллина) – беренче дәрәҗә лауреат; Зиякова Элиза (укытучысы Венера Гыйләҗева), Шакирова Язилә (укытучысы Марианна Муллина), Гайнанова Наилә, Малинина Софья (укытучылары Светлана Сергеева) – икенче дәрәҗә лауреат; Гатауллина Ләйсән (укытучысы Лариса Филипова) – беренче дәрәҗә дипломант булды.


Нет комментариев