Азнакай районында “Музейлар төне” акциясе кысаларында күп чаралар узды.
Мәгариф музеенда акция Педагог һәм остаз елына багышланды. Кунаклар укытучыларның иҗат остаханәсе, борынгы һәм совет чоры экспонатлары белән таныштылар.
Азнакай төбәкне өйрәнү музееның ишекләре дә кичке тугазга кадәр ачык булды. Биредә мастер-класслар, хәйрия ярминкәсе, сәнгать күргәзмәсе эшләде, башка кызыклы чаралар оештырылды.
Шулай ук авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә эшләүче музейларда да укучылар, халык белән җанлы очрашулар узды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев