Азнакайда «Кышкы уеннар» дәвам итә
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Кышкы уеннар» дәвам итә

Азнакайның Җиңү паркында Мәдәни үзәк иҗат төркеме кышкы спорт – уен программасын үткәрде.

"Балалар командаларга бүлешеп, спорт эстафеталарында, хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Саф һавада үткән спорт чарасы балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Анда катнашып, балалар үзләрен көч, җитезлектә сынадылар," - бу хакта Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева хәбәр итә.

 

 


Нет комментариев