Азнакайда депутат хатын-кызлар ярышты
“Мәрхәмәт-Милосердие” район берләшмәсе депутат хатын-кызлар “Мин – хатын-кыз” район бәйгесендә үзләрен күрсәттеләр.
Бәйгенең инициаторы район башлыгы урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие” район берләшмәсе депутат хатын-кызлар берләшмәсе рәисе – Роза Галеева.
Бирегә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Айдар Шәмсетдинов килделәр. Алар катнашучыларга уңышлар теләп, якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан барлык гүзәл затларга матур котлау сүзләрен җиткерделәр.
Бәйге өч этаптан торды: беренчесе – визит карточкасы. Катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Икенче этапта конкурсантлар башкарган эшләре, шөгыльләре турында сөйләделәр һәм экраннардан күрсәттеләр дә. Бәйгедә барлыгы биш хатын-кыз ярышты: Сукаеш авыл җирлеге Советы депутаты Ләйсәнә Вәлиева, Сәпәй авыл җирлеге Советы депутаты Ләйсән Латыйпова, Урсай авыл җирлеге Советы депутаты Зилара Рәхимҗанова, Илбәк авылы җирлеге Советы депутаты Роза Галимҗанова, Чемодур авыл җирлеге Советы депутаты Елена Старостина. Кызларның барысы җиңүгә лаеклы һәм барысы да бик яхшы әзерләнгәннәр.
Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев