Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Татарстанда музейлар язы - 2023» акциясе буенча чаралар узды

«Татарстанда музейлар язы» («Музейная весна Татарстана - 2023») акциясе республикада берничә ел рәттән уза.

Быел ул Рәсәйдә педагог һәм остаз елына, Татарстанда милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланды. Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда әлеге акция кысаларында күп төрле чаралар үтте.
14 яше тулган малайлар һәм кызларга төп документ - паспорт тапшырылды. Район җитәкчеләре, "Бердәм Россия" Партиясенең Азнакай җирле идарәсе, ветераннар оешмасы, хәрби комиссариат һәм әти - әниләр катнашында үткән тантана үз югарылыгында булды. Җитәкчеләребез балаларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, кызлар һәм малайлар илебезнең лаеклы гражданнары булырга вәгъдә бирде.
Икенче чара - Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Ирина Хлюпованың шәхси картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы иде. Чарада сәнгать сөюче олысы да, кечесе дә - мәктәп укучылары, укытучылары, ТОС ларның активы катнашты. Искиткеч гүзәл табигать бизәкләрен тасвирлаган картиналарын соклану белән кабул иттеләр музейга килүчеләр.
Азнакай талантларга бай як. Сәхнә осталарын, язучы - шагыйрьләрен биргән як ул. "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән әдәби кичәдә "Гөлстан" берләшмәсе шагыйрьләре Гөлчәчәк Садретдинова, Дания Хәсәнова, Александр Лебедевлар шәһәребезнең 18 нче, 3 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 7 нче урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты. Каләм ияләре үзләренең шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр. 18 нче балалар бакчасы нәниләре Тукай шигырьләрен сәхнәләштереп, искиткеч гүзәл образларга керделәр.
Шәһәребезнең 1 нче, 6 нчы урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары балчык эшләнмәләр ясау остасы, Казан рәссамы Наталья Пилюгина кул астында мастер класста катнаштылар.
Балалар үз куллары белән кечкенә савыт - сабалар, чүлмәкләр ясадылар. Музей чараларында катнашучылар күңелендә әлеге бәхетле мизгелләр бик озак сакланыр.
Әлеге хакта музей экскурсоводы, штаттан тыш хәбәрчебез Гөлфия Мостафина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев