Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” Бөтенроссия фестиваль-конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү яулады.
Музыкага мәхәббәт, тырышлык, укытучылар җитәкчелеге астында югары һөнәри белем һәм тәрбия үзенең яхшы нәтиҗәләрен дә бирә.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Хәбипова Сәида – беренче дәрәҗә, Сылу Муллаева – икенче дәрәҗә, Рәхимова Кадрия өченче дәрәҗә лауреат булдылар (укытучылары Луиза Латыйфуллина, концертмейстер Алия Солтанова, Бакина Луиза).
Конкурста катнашучыларны һәм укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Нет комментариев