Җәй Азнакай балаларына бик күп кызыклы бәйрәмнәр бүләк итә
Без барыбыз да күптән көтелгән җәйнең килүенә шатланабыз, ә монарга бигрәк тә балалар сөенә.
Шәһәрнең Тарсус паркында Мәдәни үзәк иҗат төркеме Азнакай балаларын шатландырып һәм аларда үз Ватанына карата патриотизм һәм мәхәббәт хисе формалаштыру максатыннан «Минем күпмилләтле илем» дигән квест – уен үткәрде.
"Квест –уеннар балаларның хәрәкәт активлыгын үстерә, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерә, сәламәтлекләренә файда итә,балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга булыша," - дип сөйли Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.
Чара бик мавыктыргыч булды, балалар танылган спорт төрләрен, яраткан спорт уеннарын искә төшерделәр. Алар командаларга бүленеп, эстафеталарда катнаштылар, җитезлектә һәм тизлектә көч сынаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев