Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Үчәлле авылында сөрән сугу йоласын зурлап үткәрделәр

Тиздән милләтемнең зур хезмәт бәйрәме – Сабантуй җитә.

Борынгыдан килгән бу матур бәйрәмне татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да бик ярата. Күпмилләтле Татарстаныбызда барыбыз да тату гаилә булып яшәгәч, бәйрәмнәребез дә уртак шул. Сабантуй – элек- электән килеп сакланып калган , театральләштерелмәгән бердәнбер бәйрәм- йола, дисәк тә була. Чөнки каз өмәләре, кич утыру, аулак өйләр күптән юк инде. Хәзер алар сәхнәдән генә күрсәтелә.  

Сабан туеның матур бизәге – сөрән сугу. Бәйрәмгә берничә көн кала, борынгы тарихы булган бик матур йола -  бүләк җыю йоласы башкарыла. Төрле җирдә төрлечә аталган кебек: “сөрән сугу”, “сөрән салу”, яулык (сөлге) җыю” һ. б. , үтәлү рәвеше дә төрлечә аның. Бу йоланы башкару өчен зур тырышлык, оештыру сәләте кирәк. Чөнки ул кеше факторы белән генә түгел, матди чыгымнар белән дә бәйле. Әмма безнең Үчәлле авылы мәдәният үзәге хезмәткәрләре Айгөл Алекян, Расиха Таҗиева, китапханә мөдире Миләүшә Мортазина, җирле үзидарә кызлары һәр эшне уртага салып киңәшләшәләр, алдан һәр ваклыгына кадәр игътибар биреп эшне планлаштыралар. Шуңа күрә һәр үткәрелгән чара, балалар өченме, яшьләр, өлкәннәр өчен оештырылсынмы, тиешле югарылыкта уза, кем әйткәндәй, “плүс” өчен генә түгел.  Безнең яктагы сөрән сугуны дугасына җиз кыңгырау тагылган, чиккән сөлгеләр белән бизәлгән аттан башка күз алдына китереп булмый. Ә бүгенге көндә авылыбызда, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, ат таба алмыйсың. Ләкин кызлар, күрше Йолдыз авылына барып, Харисов Рәфистән атын да тапканнар; җитмешне куып килүче, “инде быел йөрмәм” дигән Нигъмәтулла абыйларын дилбегә тотарга да күндерә алганнар. Ватсаптагы “Авылдашлар” группасы аша, һәркем бүләген тапшыра алсын өчен, өченче июнь көнне сөрән сугарга чыгулары турында хәбәр бирергә дә онытмадылар. Авылыбызда мәктәп ябылганга да ун еллап вакыт узган. Бик кызганыч, укучы балалар саны бер кул бармаклары кадәр генә. Сабыйлар турында әйтәсе дә юк. Барысы да шәһәрдә. Аптырамый кызларыбыз. Атна ялларына, каникулларга әби-бабаларына кайткан балаларны шундый оста итеп һәр чарага җәлеп итә беләләр, һәм балалар үзләре дә мондый чараларда катнашырга атлыгып торалар. Әби- бабайларның да җаннары тыныч: теләсә кайда трай тибүдә түгел, мәдәният үзәгендә я шигырь бәйрәме, я рәсем конкурсы, я музей буйлап сәяхәттә, яки инде концерт номерлары өйрәнәләр оныклар. Әнә ничек карап туймаслык аларга: кызлар, яшүсмер егетләр, Нигъмәтулла бабалары янына печәнле арбаны тутырып утырган балалар- барысы да милли киемнәрдән. “ Хәерле сәгатьтә!” дип сөрән сугуны башлап та җибәрделәр. Кызганыч, быел гармунчылары гына юк. Баш бәласе түгел анысы да: һәр бәйгедә беренчелекне бирмәүче ансамбль кызлары татар халык җырларын башкарып авылдашларына бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Һәр йортның капка төбендә бәйрәмчә киенгән кешеләр, бүләкләрен тотып, аларны шатланып каршы алдылар. Кичкә инде Искәндәр кулындагы бүләкләр колгасы сөлгеләрдән, чәчәкле яулыклардан; арбада урын алган бизәкле сандык  колгага бәйләрдәй булмаган бүләкләрдән, чиләк исә йомыркалар белән шыплап тулган иде. Иншалла, шушы матур йолада катнашкан балалар киләчәктә халкыбызның гореф-гадәтләрен буыннарга тапшыручы дәвамчылар булырлар. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, бәй-рәмнәр мөбарәк булсын!

Фәния Шәйхетдинова, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзасы, Үчәлле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев