Азнакай шәһәренең 5 нче мәктәбе базасында районыбызның танылган кешеләре белән очрашу узды.
"Иҗади бәхәс" тематик кичәсендә язучы-тарихчы Марсель Гарипов, композитор һәм «Калинушка» халык ансамбле җитәкчесе Тәзкирә Хөсәенова, рәссам Дамир Хафизов катнашты. "Сәләт-Азнакай" укучылар клубы активистлары аларның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
Нет комментариев