Киләчәк һөнәрен сайлыйлар: Азнакай укучылары УФСИН системасы белән танышты
4 нче лицейның 11 нче сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район филиалында булдылар.
Укучыларны филиал җитәкчесе, эчке хезмәт капитаны Фәгыйм Зарифуллин каршы алды. Ул аларны учреждение эшчәнлеге, җинаять-үтәү системасында хезмәт итү үзенчәлекләре белән таныштырды.
Очрашу барышында укучыларга УФСИН уку йортларына керү шартлары, дәүләт тәэминаты, бушлай белем алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук хезмәткәрләр өчен каралган социаль гарантияләр турында да мәгълүмат бирелде.
Моннан тыш, профилактик әңгәмә дә уздырылды. Яшьләргә хокук бозулар өчен җаваплылык, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмияте турында искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев