Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Азнакай шәһәренең 13 нче “Рябинка” балалар бакчасында “Әйлән-бәйлән уйныйбыз”–“Хоровод заведем” дигән бик күңелле чара узды.
Анда 10 нчы “Алтынчәч” бакчасы балалары да кунакка килделәр, бергәләшеп уеннарда катнаштылар.
“Әлеге чара халык уеннарын саклап калу, балаларда мәдәниятыбызга, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә, Татарстанда яшәүче халыкларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды”, - ди балалар бакчасы мөдире Әлфия Шәфыйгуллина.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев