Азнакайда иң яхшы вожатыйны билгеләделәр
Балалар иҗаты үзәгендә “Иң яхшы вожатый” республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Анда шәһәр, Актүбәнең 3 нче, Тымытык, Сарлы, Җиңү бистәсе мәктәпләре катнашты. Конкурсантлар ораторлык, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, мастер-класс үткәрделәр.

Районның иң яхшы вожатые дип Тымытыктан Диана Косцова табылды. Әлеге исемне аңа зона һәм республика этабында да якларга туры киләчәк.

Икенче урында – Актүбә 3 нче урта мәктәбеннән Азалия Таҗетдинова, өченче урында – гимназиядән Илүзә Асибакова.


Зөлфия Зарипова, балалар хәрәкәте кураторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев