32 укучыга Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин грантлар тапшырды.
Мәктәп укучылары олимпиадаларының Бөтенроссия төбәк этабында, республика олимпиадаларының йомгаклау этабында һәм «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган 32 укучыга Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин грантлар тапшырды. Төрле фәннәр буенча олимпиадаларның әлеге этапларында районыбыздан 80 гә якын укучы катнашкан һәм 35 призлы урынга ия булган.

Нет комментариев