Азнакай гимназиясенең иң яхшы һәм сәләтле укучылары балда биеде (ФОТО+ВИДЕО)
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай гимназиясенең иң яхшы һәм сәләтле укучылары балда биеде (ФОТО+ВИДЕО)

​​​​​​​Яңа ел алдыннан Азнакай шәһәре гимназиясендә бал үткәрү күркәм традициягә әверелде.

Венеция традицияләрен чагылдырган әлеге искиткеч тамаша-бәйрәмдә бишенчедән алып унберенче сыйныфка кадәрге уку алдынгылары, төрле олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр, спортта, мәдәниятта уңышларга ирешүчеләр катнашты.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин педагогларга, укучыларга, әти-әниләргә рәхмәтен белдереп, алга таба да уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды. Бу юлы да район башлыгын һәм кунак булып килгән җитәкчеләрне биетми калмадылар балда.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев