Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Бөтендөнья шигърият көненә багышлап, нәфис сүз бәйгесе узды.
Анда 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар үз чыгышларында туган якның матурлыгын, әдәби сүзнең көчен күрсәтергә тырыштылар.
Әлеге истәлекле көн ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда игълан ителгән. Аның максаты – милли, төбәк һәм халыкара шигърият хәрәкәтенә яңа этәргеч бирү.
.jpg)
Нет комментариев