Азнакайда мәгариф учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмалары вәкилләрен берләштергән «Коллектив килешү. Аның көче нәрсәдә?» дип исемләнгән республика марафонының төбәк этабы узды.
Гомумроссия мәгариф профсоюзының республика оешмасы инициативасы белән оештырылган марафон 4 апрельдә старт алып, Татарстанның барлык районнарын колачлады.
Йомгаклау чарасында республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Мөслим, Сарман һәм Азнакай районы вәкилләре катнашып, профсоюз тормышын яктырттылар.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында.
Нет комментариев