Актүбә укучысы Мәскәүдә Бөтенроссия конкурсында призер булды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Актүбә укучысы Мәскәүдә Бөтенроссия конкурсында призер булды

Актүбә бистәсе 3 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәридә Латыйпова Мәскәүдә узган В.И.Вернадский исемендәге XXXIII Бөтенроссия фәнни эшләр конкурсында призер булды.

Ул «Инженер экологиясе» номинациясендә уңышка иреште. Укучының фәнни җитәкчесе – биология укытучысы Р.Н.Сабирҗанова.

Фәридә Латыйпованың үзенең әлеге казанышы белән мәктәп укучыларының фән өлкәсендә дә зур нәтиҗәләргә ирешә алуын тагын бер кат раслады.


Нет комментариев