Тугызынчы елын Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә “Ачыш” (“Открытие”) фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
Елдан-ел анда үз эшләрен тәкъдим итүче укучылар саны арта бара. Быел да 8 секциягә бүленеп, алар кызыклы һәм көнүзәгендәге эшләрен якладылар. Яшь тикшерүчеләрнең конкурс эшләренә методистлар, укытучылары һәм КФУ студентлары бәя бирде. Мәгариф идарәсе җиткәчесе Альбер Рахманов конкурсантларның яхшы әзерлеген билгеләп үтте.
Нет комментариев