Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәгариф ветераннары экскурсиядә булдылар

Бөтендөнья укытучылар, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәгариф ветераннарын хөрмәтләү йөзеннән экскурсияләр оештыру, буыннар очрашуы матур традициягә әйләнде.

Азнакайның яшь буын мәгариф хезмәткәрләре үзләренең ветераннарын хөрмәтләделәр, алар өчен алдынгы мәктәпләргә экскурсия оештырдылар. Ветераннар Мәлбагыш һәм Актүбәдәге икенче мәктәпләрдә булып, алдынгы технологияләр белән таныштылар. Ветераннарны Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Аларның теләкләренә җирлек башлыклары, мәктәп директорлары да кушылдылар. Ветераннар өчен бай концерт программасы, бәйрәм табыны да әзерләнгән иде. Алар күрсәтелгән хөрмәт һәм ихтирам өчен бик канәгать калдылар, олы рәхмәтләрен беледерделәр.

Тулырак – "Маяк" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев