Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә азнакайлылар якташларны, кунакларны бәйрәмгә җыйды.

Филармония скверында кунакларга бай программа тәкъдим ителде.

Районыбыз үзешчәннәре аларны халык җырлары белән каршы алды,  күпсанлы мастер классларга, көнкүрешебезне чагылдырган үзенчәлекле һәм бай күргәзмәләргә, милли уеннарга, биюләргә җәлеп иттеләр. Шунда ук Азнакай уңганнары җитештергән продукцияләрне, кул эшләнмәләрен сату да оештырылган иде. Районыбызның данлыклы гаиләләренең шәҗәрәләре дә зур кызыксыну уятты. Газизуллиннар үзләренең нәселләре белән таныштырып, гаиләләренең традицияләре турында сөйләделәр.

Соңыннан азнакайлылар "Азнакаем - гаилә бишегем" исеме астында концерт программасын тәкъдим иттеләр. Башыннан азагына кадәр гаилә кыйммәтләрен үстерү, гаилә һәм буыннар элемтәсе институтын ныгыту белән сугарылган мәдәни чарада 300 дән артык үзешчән артист, иҗат коллективлары, биючеләр катнашты.

Зал тутырып килгән тамашачыларны ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләп, бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев