Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Болгар урамында Ишегалды бәйрәме үтте

«Безнең йорт – Восход» идарәче компаниясенә караган Болгар урамы 27 нче йорт ишегалдында Ишегалды бәйрәме оештырылды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов һәм «Безнең йорт – Восход» идарәче компаниясе директоры Сәгыйр Гомәров ишегалдында җыелучыларны күңелле бәйрәм белән тәбрикләделәр һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

– Барыгыз өчен әлеге бәйрәм икеләтә шатлыклы: «Безнең ишегалды» программасы нигезендә ишегалдыгыз тагын да матурланды, төзекләнелде. Балаларга иркенләп уйнарга мәйданчыклар да булды. Рәисебез Рөстәм Миңнехановка шундый зур эшләрдә ярдәм итүе өчен рәхмәт. Шушы программа нигезендә районда 150 ишегалды төзекләнелде. Бишенче ел районыбыз ишегаллары матурлана. Әлеге матурлыкны бары тик сакларга, кадерен белергә генә кирәк. Тагын бер кат бәйрәм белән котлап, барыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим, – дип сөйләде Марсель Шәйдуллин.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев