Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Яраткан хезмәттәшебезне туган көне белән котлыйбыз!

Гөлнара Мәгъфүр кызы безнең коллективка моннан 5 ел элек, язның үзе кебек елмаеп-көлеп килеп керде дә редакциянең иң авыр һәм җаваплы тармагын – бухгалтерия бүлеген җитәкләүгә алынды.

 

Әлегә кадәр хезмәт куйган бухгалтер исәбе һәм салым тармакларындагы олы тәҗрибәсе беренче көннән үк эшенең нечкәлекләренә тиз арада төшенүдә зур ярдәм булды. Хәер, аның камиллеккә омтылудан әле дә туктап торганы юк. Югары технологияләр заманында аның белән бергә атламасаң, булмый шул. Баш бухгалтерыбыз яңа программаларны өйрәнүен, җитәкчелек куйган таләпләрне югары дәрәҗәдә башкаруын дәвам итә. Үзенә дә, коллективтагыларга да таләпчән. Икътисад, финанслар, кадрлар белән эш... – барысы да һәрчак тәртиптә аның.

 Районыбызның Югары Стәрле авылында   Фирдәвес һәм Мәгъфүр Шәйдуллиннар гаиләсендә дөньяга килгән хезмәттәшебезнең туган җанлыклы, әти-әнисенә кадер-хөрмәте дә сокландырырлык. Аның җан җылысы безгә – хезмәттәшләренә дә һичкайчан җәл түгел. Сердәшче, тугры дус,  киңәшче дә ул.

 Хөрмәтле хезмәттәшебез Шәйдуллина Гөлнара Мәгъфүр кызын туган көне белән тәбрикләп, аңа сәламәтлектә, тормышында гел куанычлы вакыйгалар гына кичереп, бәхетле яшәвен телибез!

 Без  Сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, күп нәрсәдә Сездән үрнәк тә алабыз, Гөлнара Мәгъфүровна, барысы өчен дә Сезгә рәхмәтлебез!

 “Маяк” газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев