Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле җитәкчебез – Җиңү бистәсе мәктәбе директоры Луиза Рим кызы Ермакованы ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз

Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез.

Сез таләпчән укытучы, үз эшенең чын остасы.   Бөтен көчегезне һәм җаныгызны мәктәп үсешенә бирәсез! Сезнең ярдәм белән мәктәп өч ел грантлар отты. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән коллективның хөрмәтен яуладыгыз. Сез үзегезгә хатын-кыз матурлыгы белән барлык күркәм сыйфатларны туплагансыз.

Хөрмәтле Луиза Римовна ! Сезгә эшегездә уңышлар, гаиләгездә тигезлек, иминлек, бәхет-шатлыклар, куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Гомер юлыгызны бары тик күңелле вакыйгалар, сөенечле мизгелләр генә бизәсен! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз.

 

Күпме булса җирдә изге теләк

Без телибез сезгә барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын,

Туар көннең һәрбер таңында.

 

Иң изге теләкләр белән: Җиңү бистәсе мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев