Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Вәлиев Руслан Өлфәт улының юбилее котлы булсын!

Юбилеең котлы булсын!

Урманай авылында туып үсеп бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче оныгыбыз, улыбыз, туганыбыз Вәлиев Руслан Өлфәт улының 18 февральдә 45 яшьлек юбилее. Ул Казанда КХТУда укып, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә хим-заводта инженер-технолог булып эшли. Эшендә бик яраталар, хөрмәт итәләр. Күп кенә дәрәҗәле бүләкләр алды. Исән-сау эшләп, эшләгәнеңнең куанычын күрергә язсын. Урманай авылы кызы белән кавышып, 2 кыз үстерәләр. Улым, сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Киләчәктә дә киленебез Лениза белән тигезлектә балаларны үстереп, куанычын күрергә язсын. Дөньялар тыныч булып, үзегез исән-сау булып бәхеттә-шатлыкта яшәргә язсын.

Улым, сиңа Аллаһ биргән
Үҗәтлек һәм тырышлык.
Бергә-бергә телик әйдә
Илгә- көнгә тынычлык.

Кадерле оныгыбыз, без сине бик яратабыз.
Иң изге теләкләр белән: әби-бабаң, әти-әниең, туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев