Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Тормыш яме – сездә, гүзәл затларыбыз!

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне ихлас күңелдән язның тәүге, матур, садә бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Сез – тормыш бүләк итүче, аны тагын да мәгънәле, якты, ямьле итүчеләр. Сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш юлдашы да сез. Гаилә учагын сүндерми саклаучы, яктылык сибүче, наз өләшүче, күркәм гореф-гадәтләребезне саклаучы, дәвам итүче бөек затларыбыз. Сез безнең кадерле ярлар, ханымнар, туташлар, әниләр, кызларыбыз, апасеңелләр, ак әбиләребез! Тормышның мең төрле мәшәкатьләреннән тыш, сез төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куясыз, тырышлык-тынгысызлык үрнәге күрсәтәсез. Бүгенге көндә җәмгыятьтә хатын-кызның роле бәяләп бетергесез!

Авыр сугыш елларында ирләр белән беррәттән кулларына корал алып яуга күтәрелгән, нәфис җилкәләрендә тылдагы бар авырлыкларны күтәргән әбиләр, әниләр, яу кырында ятып калган сөйгәннәрен гомер буе көтеп, аларга тугры калган апаларыбызның сабырлыгына сокланып туймаслык! Бүгенге катлаулы чорда да җан җылыгыз белән хәрби операциядәге ир-егетләребезгә көч өстисез, аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә зур тырышлык куясыз. Ил иминлеген кыю саклаган батыр уллар үстергән әниләр алдында баш иеп тирән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, илаһи гүзәл затлар! Тормышыгызның бәхет-шатлыклардан тулып торуын, йортларыгызга иминлек һәм бәрәкәт, гаиләләрегездә татулык, ил-көннәребезгә иминлек телим. Һәрчак шулай сөекле һәм җанга якын булып калыгыз!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев