Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа, кадерлебез!

 Кадерле әниебез Мөхсинова Мөзәянә Садртдин кызын гомер бәйрәме - 80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Әниебез күпләргә үрнәк гомер юлы узды. Ул озак еллар дәвамында бик тә җаваплы җитәкче урында – укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Бар гомерен балаларга белем бирү, тәрбияләүгә багышлады, аларга җан җылысын бирде. «Мәгариф отличнигы» исеменә һәм бүләкләргә ия булды.

Әтиебез Мөнир белән үрнәк гаилә корып, тату гаиләдә безне – балаларын үзләре кебек эш сөючән, мәрхәмәтле, көчле рухлы итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар. Барысы өчен дә зур рәхмәт аларга.

Сөекле әниебез, без сине олы юбилеең белән котлап, сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, өебезнең нуры, киңәшчебез булып, бергә-бергә куанычлы гомер кичерүеңне телибез.

Әни, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса, уртак була.

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге телекләр белән: барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Альбина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев