Теләкләрнең иң изгесе сиңа, кадерлебез!
Түбән Якый авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Әхмәтшина Гөлфия Рәис кызының гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее!
Кадерле әниебез, сине туган көнең белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчумәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, әти белән тигезлектә, балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Йосыф, балаларың Гөлназ, Айгөл-Илнур
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев