Котлыйбыз!
14 нче июньдә газиз туганыбыз, энебез Марсель Әкъмалетдин улы Гыймаевка 70 яшь тулды.
Аңа ныклы сәламәтлек, тормышында куаныч-шатлыклар, иминлек телибез!
Кечкенәдән эш сөючән, тырыш һәм шат күңелле, техникага мөккибән энебез шофёр хезмәтен сайлады. Эшен яратып, авырлыкларны җинеп, һөнренә тугры калып, бүген дә армый-талмый хезмәт куя. Кунакчыл һәм кайгыртучан, авыр минутта ярдәм кулын сузарга әзер торган туганыбызны хөрмәт итәбез, яратабыз. Алдагы көннәрдә дә аңа исән-саулык, бәхетле яшәвен телибез!
Мәгъфүр абыйсы, Зәния (Стәрле); Данис, Сәвия апасы (Чаллы) гаиләләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев