Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Юбилеең котлы булсын!

.

Җиңү бистәсендә яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган кызыбыз, әниебез, туганыбыз, әбиебез Хәкимова Рәмиля Риф кызы язның беренче аеның 1 көне мартта 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебез, сине матур бәйрәмең белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Кайгыларга, сагышларга бирешмичә өч алтын баганаңның, туганнарыңның һәрчак хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Син һәрчак үзең дә мәрхәмәтле һәм кешеләргә ярдәмчел булып яшисең. Якты йөз белән тәмле ризыклар әзерләп, балаларыңны, туганнарыңны көтеп аласың. Киңәшләреңне биреп, исән-сау йөрегез, дип озатып каласың. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Әти-әниләр килделәр:
Бүген сиңа илле биш.
Җыелды барлык туганнар,
Җыелды барлык дус иш.
Барысы тели изге теләк:
Озын гомер һәм бәхет,
Тынычлык һәм сәламәтлек-
Шунысы аның зур бәхет.
Теләкләрнең барысы да фәрештәләрнең “амин” дигәненә туры килсә иде. 
Сине яратып, иң изге теләкләр белән: әти-әниең, балаларың, туганнарың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев