Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән, хөрмәтлебез Җәләев Хәләфетдин Шаһи улы

Безнең яраткан һәм хөрмәтле әтиебез, каенатабыз һәм бабабыз Җәләев Хәләфетдин Шаһи улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп утә.

Юбилеең белән, кадерлебез!

Оренбург өлкәсе Абдулино районының Иске Шәлте авылында туып үскән, безнең яраткан һәм хөрмәтле әтиебез, каенатабыз һәм бабабыз Җәләев Хәләфетдин Шаһи улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп утә.

Урта белем алып, Богуруслан нефть техникумына укырга керә. Бер елдан дипломлы белгеч, “Азнакайнефть идарәсенең 3 нче промысленда мастер ярдәмчесе булып эшли, аннары мастер була. Алдагы хезмәт юлы Азнакайның УПНП һәм КРС оешмасы белән тыгыз бәйләнә. 29 ел мастер булып эшли.

Тормыш иптәше Тәхлилә белән бөркеттәй ике ул үстерәләр. Безнең бабай бик шат күңелле кеше, гаҗәеп юмор хисе белән аерылып тора һәм беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Һәрвакыт төпле киңәшен бирә һәм ярдәм итә. Шигырләр язарга ярата. Үзенең китабын чыгарды. Без аның зирәклегенә бик нык сокланабыз.

Чын күңелдән аны олы бәйрәме белән котлыйбыз. Ул - озын гомерлеләр нәселеннән һәм шуңа күрә иң зур теләкләребезнең берсе – ныклы сәламәтлек һәм озын гомер. Һәрвакытта да тормыш сөючән, хөрмәтле Кеше булып кал. Алдагы тормыш юлларың якты һәм җиңел булсын, авырлыклар артта калсын.

Зур хөрмәт белән: синең зур гаиләң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев