Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән, Нәсимә Әзһәровна!

Табигатьнең иң гүзәл, гөл-чәчәкле җәй аенда дөньяга килгәнгәме үзе дә гөлләр кебек матур, чибәр гел дә яшь Нәсимәбезнең туган көне дә гөлләргә күмелеп уза.

Гомумән, туган көндә генә түгел, гадәти көндә дә бухгалтерыбызның өстәле  гел чәчәккә күмелгән булыр иде. Ул – безнең саннар патшабикәсе булды. Сылу гәүдәле, ыспай, гел дә яшьләрчә матур итеп киенеп йөрүче Нәсимә Әзһәр кызына бу яшьне бирергә һич кенә мөмкин булмаса да, лаеклы ялдагы хезмәттәшебезне саллы юбилее белән тәбрикләргә туры килә. Нәрсә инде ул узган еллар!?  Нәсимә Әзһәровна  кебек күңелең яшь булсын.

Кечкенәдән үк  кибеттә эшләүче әнисе янында саннар кушып алырга өйрәнеп үскән Нәсимә сигезенче сыйныфны  тәмамлагач, һич тә икеләнмичә Лаеш  авыл хуҗалыгы техникумына – бухгалтерлыкка укырга керә.  Чая, кыю, үз сүзендә нык торучан  Нәсимә Хөснетдинова  редакция бусагасын  18 яшендә үк атлап керә. Ул вакытта “ Маяк” газетасы баш мөхәррире булып эшләүче  Әхәт Мөхәммәтшинга: “Карагыз аны, башка беркемне дә аласы булмагыз!” дип чыгып китә. Шуннан соң лаеклы ялга чыкканчы һәм чыккач та  биредә фидакарь хезмәт куя. Дөресрәге, бөтен хезмәт юлын редакциягә багышлый Нәсимә.

Нәсимә Хөснетдинова үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Күпме документ тутырасы, отчет тапшырасы... без дә белеп бетермәгән, тавык та чүпләп бетермәслек бихисап эшләр, ә иң  әһәмиятлесе: төгәллек. Бухгалтерлак эшендә бер тиенгә дә хата китмәскә тиеш икән (монысын үзенең әйткәне бар).

Озак еллар намуслы хезмәте өчен Нәсимә Хөснетдинова Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм  коммуникацияләр  министрлыгының Мактау грамотасына, тармак  һәм җирле хакимият бүләкләренә  ия.  Хатын кызларга хас нәфислек белән бергә Нәсимәгә ир-атлар кебек  көч-гайрәт тә бирелгән. Көчле рухлы Нәсимә йортын да төзеп керә, хуҗалыгын да алып бара. Уңган хуҗабикә, балаларының сөекле әнисе, оныкларының  бик тә яраткан әбисе дә ул. Улы һәм кызы да югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр, уңышлары белән әниләрен сөендереп торалар. Традиция дәвам итә оныклары да  дәү әниләрен куандырып, төрле өлкәләрдә  уңышларга ирешәләр. Биредә, әлбәттә, тынгысыз, кайгыртучан  Нәсимәнең ныклы өлеше бар.

Нәсимә Әзһәровна, ихлас күңелдән сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, якыннарыгыз янәшәсендә аларның уңышларына сөенеп, куанычларын күреп  озын гомер кичерүегезне телибез.  Һәрчак шулай яшь,  ачык күңелле  булып кал!

“Маяк” газетасы редакциясе коллективы, ветераннары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев