Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз котлы булсын!

Безнең өчен дөньяда иң кадерле булган әниебез, әбиебез Якупова Гөлфирә Харрас кызына 3 гыйнвар көнне 70 яшь тула.

Әни, сине ихлас күңелебездән юбилеең белән тәбриклибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, һаман шулай безне сөендереп, һәр яңа туган көнгә куанып яшә. Төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа!

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

Кояш сиңа назлап нурын сипсен,

Таң җилләре назлап сөйсеннәр.

Бәхет, шатлык сиңа юлдаш булсын,

Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев