Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, барлык азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 78 ел тулуын билгеләп үтәбез. Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган, гаять күп корбаннар бәрабәренә яуланган бәйрәм ул. Безнең Азнакай районыннан гына да фронтка 16 меңнән артык кеше китеп, аларның 8 меңнән артыгы яу кырларында ятып калган. Без бүген аларның рухлары алдында баш иябез. Сугыш батырларының якты истәлеге мәңге күңелләрдә сакланыр!

Бүгенге көндә җирлегебездә Бөек Ватан сугышында катнашкан ике ветеран яши: Гайнулла ага Әюпов һәм Гыйльменур апа Җәләева. Аларга мәңге рәхмәтле, мәңге бурычлыбыз.

Сугышы чоры балалары, тыл хезмәткәрләре ачы язмыш хәсрәтләренә бирешмичә, күпләре бер тапкыр да  әтиләрен күрмичә, ятимлектә үсеп, көн-төн белән хисаплашмыйча, барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрендә тартканнар, сугыштан соң да авыл хуҗалыгында, төзелешләрдә батырларча хезмәт куеп,  илебез,  республикабыз үсешенә зур өлеш керткәннәр. Барысы өчен дә тирән рәхмәтлебез!

Быел без Җиңү бәйрәмен үзенчәлекле шартларда билгеләп үтәбез. Илебез иминлеген саклап 200 ләп ир-егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның Ватанга тугрылыгы, патриотлык хисләре алдында баш иябез һәм җиңү яулап туган якларына әйләнеп кайтуларын көтәбез. Илебезгә авыр чорда тугандаш республикаларда яшәүчеләргә һәм хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм оештыруда зур активлык күрсәткән район халкына сокланмый мөмкин түгел.

Сезнең барчагызны Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш телим! Күкләребез аяз, ил-көннәрдә имилек булсын!

Ихтирам белән, Азнакай муниципаль районы башлыгы  Марсель Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев