Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Дан һәм хөрмәт сиңа, авыл хезмәтчәне!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, мөхтәрәм аграр тармак ветераннары!

Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.

Сез табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куясыз. Елның бер генә көнендә дә бу тармакта эш туктап тормый. Районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча республикада алдынгылар сафында бара, бу сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе.

Быел да игенчеләребез сынатмады. Сезнең уртак тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә республика күләмендә зур уңыш җыеп алынды. Хуҗалыкның төп икътисади иминлеген тәэмин иткән терлекчелек тармагында да уңышларыбыз шактый. Ит, сөт җитештерү буенча районыбыз һәрвакыт алдынгылар рәтендә.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз күңелләрдә тирән ихтирам хисе уята. Бар гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган кадерле ветераннарыбызга рәхмәтнең иң зурысы!

Һәрбарчабызга ныклы сәламәтлек, гаиләләребезгә бәхет һәм иминлек, йортларыбызга бәрәкәт телим. Тормышыбыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыбыз һәрчак мул булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев