Бәйрәмегез белән, почта хезмәткәрләре!
Июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Россия почтасы көне илебездәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.
Шуның белән бергә дәүләтнең барлыкка килү этабында туган почта хезмәтенең зур һәм данлы үткәне бар. Гасырлар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый.
Җирлегебезнең почта тармагында йөздән артык кеше хезмәт куя. Көн саен алар кулыннан никадәр корреспонденция үтә, эшкәртелә, әбүнәчеләргә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Соңгы вакытларда традицион хезмәтләрдән тыш күп төрле заманча хезмәтләр дә тәкъдим итәләр. Быел да районыбызда нәшер ителүче «Маяк» газетасының тиражын саклап калуда почта хезмәткәрләренең зур өлеше керүен әйтергә кирәк.
Бу тармакта үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буена тупланган тәжрибәләрен уртаклашкан тырыш кешеләр эшли. Ышанам, коллектив алга таба да куелган бурычларын намуслы үтәр.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, барчагызга да нык сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарыбызга аеруча рәхмәтлебез.
Бәйрәм белән сезне!
Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев