Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакайның мәгариф ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүген үзенең хезмәт юлын тулысы белән мәгариф тармагына багышлаган ветеран-укытучы Кривуляк Мария Михайловна үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аны олы юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе, ТОС җитәкчелеге, нефтьчеләр, үзе эшләгән 4 нче лицей коллективы һәм элекке укучылары тәбрикләде.

Мария Михайловна — Башкортстан Республикасы кызы. Уфада институт тәмамлаган яшь белгеч Языковога эшкә билгеләнә. Фронтовик Николай Никитович белән гаилә корып, 1957 елда алар Азнакайга күченеп киләләр. Мария Кривуляк «Азнакайнефть» идарәсендә җитәкче кадрлар һәм балалар бакчалары инспекторы булып эшли, аннан соң инде лаеклы ялга чыкканчы 4 нче мәктәптә география укыта. 

Мария Михайловна тырыш хезмәте өчен «РФ халык мәгарифе отличнигы» исеменә, «Фидәкарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны», юбилей медальләренә, тармак мактау кәгазьләренә ия. Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. 

Юбиляр бүгенге көндә балалары, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп, матур гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев