Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы Татшуган авылында яшәүче Фаил ага Сираҗев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Узган шимбә – кышның иң матур бер көне юбиляр һәм аның якыннары өчен чын бәйрәм төсмерен алды

Зур хөрмәткә лаек юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, Татшуган авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәертдинов, авыл ветераннар советы җитәкчесе Әхсән Идиятуллин, район социаль яклау бүлегеннән Сәрия Шәнгәрәевалар килделәр. Дамир Гыйләҗев юбилярны котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, авыл хуҗалыгы үсешенә куйган тырыш хезмәте өчен олы рәхмәтен белдерде, район башлыгы Марсель Шәйдуллинның тәбрикләү хатын тапшырды.

Аның теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәертдинов та кушылды, авыл Советының бүләкләрен тапшырды. Килгән кунакларның изге, матур теләкләрен һәм бүләкләрен юбилярның туганнары, балалары һәм оныклары да тулыландырды. Алар әти -әниләренә зур тормыш юлына аяк бастырганнары өчен бик
тә рәхмәтле, әтиләренә ныклы сәламәтлек, олыгайган көннәрендә бәхет-шатлыкта, сихәтлектә яшәвен теләделәр.

Фаил Сираҗев 1933 елның 17 нче декабренда гади колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Туган авылы Татшуганда 7 нче сыйныфка кадәр белем ала. 16 яшендә "Эконом" колхозында эшли башлый, аннан Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Фәндия исемле кызга гашыйк булып, матур, һәркемгә үрнәк гаилә коралар, биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Балалары һәрберсе тормышта үз урынын табып, матур тормыш итәләр. Фаил Сираҗетдин улы читтән бәхет эзләп йорми, бар гомерен туган җирендә хезмәт куюга багышлый. Ул чын мәгънәсендә җир улы. 1998 елга кадәр колхозда механизатор булып хезмәт куя. Тырыш хезмәте өчен бик күп Рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә. 1981 елда "За трудовое отличие" медаленә лаек була. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә гомер итә. Әле тагын да якыннарының күңел җылысын тоеп, яңа туган һәр көнгә сөенеп яшәргә насыйп булсын Фаил агага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев