Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Авыл тормышы

Әгерҗе авылы җитәкчеләре авылның тырыш ветеранын котладылар

Бу көннәрдә Әгерҗе авылында яшәүче Бикмөхәммәтова Сиренә Раян кызының 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилярны котларга Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов, ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина килде. Алар матур, изге теләкләре белән бүләкләр дә тапшырдылар. Әниләрен, әбиләрен котларга, әлбәттә, балалары, онык-оныкчыклары да җыелды. Сиренә Раян кызы Стәрлебаш авылында җиде кызның алтынчысы булып, дөньяга килә.

Аннан алар гаиләләре белән Шкаповка авылына, алга таба Әгерҗегә күчеп утыралар. Тормыш иптәше Минсәяф белән берсеннән-берсе булдыклы, чибәр кызлар, ул тәрбияләп үстерәләр. Сиренә апа авыл җирлегендә тырыш хезмәт куя: ул чорларда танылган яшелчә бакчасында, аннан фермада сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Авыл җирендә гомер буе эш, эш дип яшәгән кеше хезмәтсез тора беләмени?

Сиренә апа тавык-чебешләр асрый, матур чәчәкләр, гөлләр үстерә, ә кышларын бик күп итеп җылы йон оекбашлар бәйли. Кышкы озын кичләрдә ветеран
газета-журналлар, китаплар укырга ярата.

— Әниебезгә китапханәдән китапларны ташып кына торабыз, — ди кызы Гөлгенә.

Кызганыч, бүгенге көндә җиде кызның икесе генә исән икән. Гаилә Сиренә апа белән бергәләп ел саен Стәрлебеш авылына барып, зиратларны чистартып, карап тора. Афәрин! Менә шундый һәркемгә үрнәк, тынгысыз ул безнең апаларыбыз. Сокланмый мөмкин түгел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев