Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Җаваплы да, тынгысыз да хезмәт

Муниципалитет хезмәткәрләренең эше тынгысыз да, гаять җаваплы да, ни дисәң дә, шәһәрдә, авылларда яшәүчеләрнең тулы канлы яшәешен тәэмин итү аларга йөкләнгән.

Бу көнне без халыкның зур ышанычын тоеп шушы вазифаны башкарган муниципаль хезмәткәрләрне, җирле берәмлекләр җитәкчеләрен, депутатларны, күп еллар шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннарыбызны хөрмәтлибез.

Соңгы елларда республикада, районыбызда социаль-икътисади юнәлештәге 30 дан артык программа тормышка ашырылып килә. Шәһәребез һәм авыллар күзгә күренеп үсә, яңара. Азнакайлыларга имин яшәү, дәртләнеп эшләү һәм балалар тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырыла.

Алда тагын да күләмлерәк эш-планнар тора. Киләчәктә да шулай бер йодрыкка тупланган, сәләтле, актив команда булып, без аларны уңышлы башкарып чыгарбыз, дип өметләнәм. Иң мөһиме – халык ышанычын җуймыйча, үзебездән торганны намус белән башкару.

Бәйрәм белән котлап, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә сихәтлек, гаилә бәхете, төбәгебез яңарышларында, аның чәчәк атуында һөнәри үсеш, уңышлар телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев