Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда икенче тапкыр исерек килеш машина белән идарә иткән 36 яшьлек ир-ат хөкем ителде

 Ул ике ел дәвамында җәяү йөриячәк.

Азнакай шәһәр прокуратурасы 36 яшьлек иргә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул элек тә административ җаваплылыкка тартылып та кабаттан исерек килеш автомобиль белән идарә итүдә гаепләнә.

Р. моңа кадәр эчкән килеш руль артына утырган өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган була һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Әмма “права” юк дип тормый, өстәвенә салган килеш, янә машинага утыра һәм кибет алдында авариягә очрый.  

Судта ул үз гаебен тулысы белән таныса да, терсәк ерак шул, тешләп булмый. Суд карары нигезендә азнакайлы 240 сәгатькә мәҗбүри эшкә тартыла. Шулай ук аңа ике ел дәвамында җәяү йөрергә дә туры киләчәк.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев